news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремлендә – Яңа ел чыршысы
25 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр Казан Кремлендә Чыршы бәйрәме оештырыла
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”). 25 декабрьдән алып 9 гыйнварга кадәр Казан Кремлендә Чыршы бәйрәме оештырыла. “Кремль чыршы”сын Татарстан халкы быел беренче тапкыр күрә алачак. Чыршы бәйрәме Кремльнең “Манеж” күргәзмә залында оештырыла.
“Казан Кремле” тарихи-архитектура тыюлыгының рәсми сайты биргән мәгълүматка караганда, чыршы янында балаларны һәм ата-аналарны Шүрәле, Карлы барс, Кыш бабай белән Кар кызы катнашында музыкаль программа - кызыклы бәйгеләр, уеннар, күчтәнәчләр көтә.
25 декабрьдән башлап 11 гыйнварга кадәр Кремль халкыбызны Зур балга да чакыра. Беренче тапкыр Яңа ел балы шулай ук “Манеж”да узачак. Бәйрәмне XIX гасырда уздырыла торган балга охшатып үткәрәчәкләр. Анда Казанның “Fleur de la dance” борынгы биюләр мәктәбе биючеләре чыгыш ясаячак. Бию осталары һәр теләгән кешегә күрсәтмә дәресләр бирәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2