Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә велосипед күргәзмәсе ачылды
Аны ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев катнашты
(Казан, 14 июль, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Туп ишегалды музеенда “Веломания. Веловинтаж. Веломәхәббәт” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Экспозициядә төп урынны һәвәскәр велосипедчы, Казан шәһәре Думасы депутаты Илдус Янышевның шәхси коллекциясеннән 20дән артык велосипед алып тора. Алар арасында Россия, шулай ук Англия, Германия, Латвия, Франция, Швейцария, Япония кебек чит илләрдә җитештерелгән шундый транспорт чаралары бар. Иң борынгы велосипед исә XIX гасырга, төгәлрәге, 1869 елга карый.
Әлеге үзенчәлекле күргәзмәне ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Айгөл Горнышева, “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм коллекция авторы үзе катнашты.
Зилә Вәлиева билгеләп узганча, велосипед үзенең берничә гасырлык тарихы дәвамында зур үзгәрешләр кичергән, үсеш алган. Ул күргәзмәнең үзенчәлекле булуына игътибар юнәлтеп: “Безнең өчен бу, гади бер күргәзмә булудан тыш, - музейларның бүген ничек эшли алуы турында сөйләү өчен дә зур мөмкинлек, – диде. Ник дигәндә, күргәзмәне оештыру дәверендә, “Велоүзәк” коммерциячел булмаган партнерлыгы кебек иҗтимагый структуралар белән беррәттән, Казан шәһәре Думасы депуталары, шулай ук велосипед яратучылар белән хезмәттәшлек итәргә туры килгән. – Велосипед төрле өлкә һәм даирәләрдәге кешеләрне үзенә җәлеп итә һәм бу бик шәп”, - дип сөйләде Зилә Вәлиева. Ул күргәзмә дәвамында төрле мастер-класслар үткәрү ниятләнүен искәртте. Әйтик, киләсе шимбәдә, 18 июль көнне, музейда спорт остасы, велоинструктор Дамир Сафин велосипедта шәһәр буенча уңайлы хәрәкәт серләренә төшендерәчәк, әлеге транспорт чарасы белән идарә итү күнекмәләренә өйрәтәчәк. Тагын 1 атнадан, 25 июль көнне, велотуризмга багышлап уздырылачак мастер-классны әлеге спорт төре буенча СССР чемпионы Сергей Ермолаев алып барыр дип көтелә.
“Әлбәттә, велосипедның тарихы, файдасы, зарурияте турында сәгатьләр буе сөйләргә була, – дип башлады сүзен Васыйл Шәйхразиев. Ул искәртеп узганча, һәр кешенең, техниканыкы кебек үк, файдалы эш коофициенты бар. Ни белән булса да мавыккан сәламәт кеше генә җәмгыятькә файда китерергә сәләтле. Бу уңайдан ТР вице-премьеры саулыкның иң зур байлык булуына игътибар юнәлтте. Велосипед, үз чиратында, сәламәтлекне ныгытуның бер чарасы. “Һәрберебезнең беренче спорт инвентаре 3 тәгәрмәчле велосипед булгандыр, мөгаен. Хәзерге заманда исә велосипед ял итү өчен дә, эшкә бару өчен дә файдаланыла. Иң мөһиме – кешеләр әлеге транспорт чарасын ярата”, – дип сөйләде ул.
Васыйл Шәйхразиев күргәзмәне оештыручыларга рәхмәт белдереп, аның татарстанлыларны велосипедка “гашыйк иттереп”, веломанга әверелдерәчәгенә өмет баглады.
Илдус Янышев сүзләренә караганда, кеше үз хәрәкәтенең чыганагы булганда гына бәхетле була ала. Велосипед исә кешегә мондый мөмкинлек тудыра. “Кызганыч ки, Россия базар икътисады шартларына күчү чорында велосипед культурасы һәм инфраструктурасы буенча шактый артта калды. Бәхеткә, бүген әлеге транспорт чарасы безгә зур тепмлар белән кире кайта. Статистика мәгълүматларына караганда, шәһәр урамнарында велосипедчылар саны ел саен 30 процентка арта. Мондый шартларда велокультура турында сүз йөртергә мөмкин”, – дип сөйләде ул.
Илдус Янышев велосипедны хәрәкәт итүнең борынгы чарасы итеп кабул итүдән туктап, аны спорт инвентаре сыйфатыннан тыш, сәяхәт итү, бизнес-структура, иҗат элементы буларак та файдаланырга кирәклеген ассызыклады.
“Дөньяда җитештерелгән велосипедлар саны автомобильләр саныннан артык. Әлеге транспорт чарасыннан башка киләчәк юк. Моның шулай икәнлегенә бик күп чит илләр тәҗрибәсе дәлил булып тора. Әлеге экспозиция ярдәмендә Татарстанда велосипед культурасы үсешенә этәргеч бирәсе килә”, – дип сөйләде шәхси коллекция хуҗасы. Шуннан соң ул кунакларга күргәзмә буенча беренче экскурсия үткәрде.
Экспозициядә велосипедның тарихи үсеше белән танышырга була. Биредә хәтта велосипедның прототибы – 1817 елда Карл фон Дрез уйлап тапкан беренче агач самокатның “игезәген” күрергә мөмкин. Аны борынгы самокат үрнәгендә махсус ясатканнар. Күргәзмәдә Германия, Швейцариянең хәрби велосипедлары модельләре дә тәкъдим ителә. “Заманча велосипедлар” залында исә “Мерседес”, “Корвет” һ.б. велосипедларны карау мөмкинлеге бар.
Совет чоры велосипедлары да игътибарсыз калмаган. Алар арасында Илдус Янышевның абыйсыннан калган 1961 елда җитештерелгән “Урал” аерым урын алып тора.
Моннан тыш, күргәзмәне Россиядә һәм дөнья велосипед эше үсешен чагылдырган материаллар һәм документлар, тематик китаплар, журналлар, төрле аксессуарлар һәм экипировкалар, әлеге транспорт төрен яратучы күренекле кешеләрнең фотолары, гыйбарәләре һ.б. тулыландыра.
Экспозициянең аерым бүлеге 1911-1913 елларда велосипедта дөнья тирәли сәяхәт кылган якташабыз Онисим Панкратовка багышлана.
Күргәзмә 6 сентябрьгә кадәр эшләячәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз