news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә туристлар сезоны башлануны билгеләп үтәләр

Казан Кремле ел саен төрле ил һәм шәһәрләрдән килгән меңләгән туристны кабул итә.

(Казан, 27 апрель, "Татар-информ"). “Казан Кремле” музей тыюлыгы 29 апрельдә 14.00 сәгатьтә туристлар сезоны ачылуга багышланган бәйрәм программасына чакыра.  Бәйрәмгә килүчеләргә быел нинди фестивальләр, чаралар оештырылачагы, аның территориясендә нинди күргәзмә проектларын күреп булачагы турында сөйләргә җыеналар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан Кремле ел саен төрле ил һәм шәһәрләрдән килгән меңләгән туристны кабул итә. Туристлар сезоны ачылу чарасына килүчеләр Казан Кремлендә Җиңү көненә багышлап, нинди флешмоб үткәреләчәген, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган инде традициягә әйләнгән “Без Кремльне яратабыз!” фестивале, шулай ук 25-26 августта узачак “Казан фанфарлары” Хәрби тынлы оркестрлар фестивале турында да белә алачак.

“Казан Кремле” музей-тыюлыгы составына 7 музей керә. Бәйрәм вакытында аларның программалары, гамәлдәге һәм әзерләнә торган күргәзмәләр турында мәгълүмат та биреләчәк. Шулай ук туристлар өчен күңел ачу программасы тәкъдим ителәчәк, ул җәй көне атна саен шимбә көннәрендә узачак. Бәйрәм ахырында «Action Men Crew» төркеменнән бию буенча мастер-класс та оештырылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100