news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә “Тукайга сәяхәт” күргәзмәсенең каталогы җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә

Каталог форматы һәм күләме буенча да зур – барлыгы 400дән артык биттән тора.

(Казан, 13 гыйнвар, "Татар-информ"). 13 гыйнварда Казан Кремле музей-тыюлыгында “Тукайга сәяхәт” күргәзмәсенең иллюстрацияләнгән каталогы киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителәчәк. Әлеге мәдәни вакыйга “Манеж” күргәзмә залында 16.30 сәгатьтә узачак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Каталог форматы һәм күләме буенча да зур – барлыгы 400дән артык биттән тора. Күргәзмәдә кебек әлеге каталогта да төрле музейларның фондларыннан Габдулла Тукай исеме белән бәйле тарихи яктан кыйммәтле, истәлекле коллекцияләр турында мәгълүмат тупланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot