news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә ТР Президенты РФ Мәгариф һәм фән министры белән очрашты

Андрей Фурсенко Татарстан башкаласына Казан дәүләт университеты Гыйльми советының чираттан тыш утырышында катнашу өчен килде

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко белән очрашты.
Искә төшереп үтәбез, Андрей Фурсенко Татарстан башкаласына Казан дәүләт университеты Гыйльми советының чираттан тыш утырышында катнашу өчен килгән иде.
“Бүген Татарстан тарихында җитди вакыйга була, - диде Рөстәм Миңнеханов. Безнең күпьеллык хыялыбыз чынга ашты – Казан дәүләт университеты федераль университет булды. Безнең алда чынга ашмаслык диярлек бурыч тора иде, әмма без аны хәл иттек”.
Татарстан башлыгы республика өчен мөһим булган карар кабул иткән өчен Россия Президенты Дмитрий Медведевка, Россия Хөкүмәте рәисе Валадимир Путинга һәм Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенкога рәхмәт белдерде.
Бүген Казан үзен студентлар шәһәре буларак тәкъдим итә, 2013 елда Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнә, республиканың актив башкаласы булып тора, болар барысы да шулай ук КДУга федераль университет статусы алырга мөмкинлек бирде.
“Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко федераль университетларның барлык яңа ректорларын да тәкъдим итмәячәген беләм, әмма бүген ул Казанга килде һәм бу безнең өчен зур әһәмияткә ия”, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренчә, Илшат Гафуровка зур җаваплылык йөкләнгән. Яңа командага мөһим мәсьәләләрне гамәлгә куярга кирәк – Казан студентлар үзәге булырга тиеш.
Россия мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко үз чиратында никадәр генә көтелгән булмасын теләсә нинди үзгәреш тә хафаландыра, дип билгеләп үтте. Ул КДУ базасында федераль университет булдыру буенча озак вакытлы фикер алышулар алып барылды, бу хакта элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тә әйтте, дип искә төшереп үтте. “Болар барысы да җитди эш, күп кенә уңай үзгәрешләр таләп итә”, - диде ул.
Очрашуда ТР мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйльметдинов, Казан мэры Илсур Метшин, Казан (Идел буе) университеты ректоры Илшат Гафуров, Казан дәүләт университеты ректоры, оптика һәм нанофотоника кафедрасы мөдире, КДУ Гыйльми советы рәисе Мәгъзүм Сәлахов, КДУ органик химия кафедрасы профессоры, Россия Фәннәр Академиясе һәм ТР Фәннәр Академиясе академигы Александр Коновалов, КДУ теоретик механика кафедрасы мөдире, ТР Фәннәр Академиясенең гамәлдәге әгъзасы Юрий Коноплев катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot