news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Татарстанның күп балалы үрнәк гаиләләренә хөрмәт күрсәтелде

"Күп балалы гаиләләрдән үрнәк алырга кирәк", - диде тантана вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов

(Казан, 29 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, Әниләр көне бәйрәме алдыннан, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы 9 анага "Ана даны - Материнская слава" медальләрен тапшырды.

Татарстанның күп балалы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында Рөстәм Миңнеханов, республика нык һәм дус гаиләләре белән дан тота, дип игътибарны юнәлтте. Татарстанда 1,1 миллион гаилә санала, агымдагы ел башыннан гына да 28,5 мең никах рәсми теркәлгән, аларның 5280е - катнаш никахлар.

"Нык катнаш гаиләләр - республикада тынычлык саклану дәлиле", - дип ассызыклады ТР Президенты.  Аның сүзләренчә, Татарстанда яшь буын туу һәм аларны лаеклы тәрбиләү өчен бөтен шартлар да булдырылган - моны яңа туган сабыйлар саны арту дәлилли. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2014 елның 10 аенда 48 меңнән артык бала дөньяга беренче тапкыр аваз салган, бу, 2013 елның әлеге чоры белән чагыштырганда, 319га күбрәк дигән сүз. Аларның яртысыннан артыгы гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы бала булып туган.

"Күп балалы гаиләләр саны арту сөендерә", - дип белдерде ТР Президенты һәм республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча чаралар комплексы тормышка ашырылуын искәртте. Әйтик,  сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү кысаларында перинаталь ярдәм хезмәте ныгытыла. Быел Казанда Республика клиник хастаханәсе базасында 200 урынга исәпләнгән перинаталь үзәк төзелә башлады. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратларны бетерү йөзеннән, соңгы 5 елда 34 меңгә якын урын булдырылган, 200дән артык яңа балалар бакчасы ачылган. 2014 елда гына да тагын өстәмә 10 мең 415 урын булдыру ниятләнә.

Моннан тыш, бүгенге көндә республикада күп балалы гаиләләргә 22 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән, 2007 елдан башлап биш һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләрне торак сертификатлары белән тәэмин итү прораммасы гамәлдә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республика җитәкчелеге сәясәтенең социаль юнәлешен республика бюджетының чыгымнар структурасы да чагылдыра: киләсе елга каралган чыгымнарның 68 проценты социаль әһәмияткә ия максатларга тәгаенләнгән. Бюджетта социаль ярдәм күрсәтүгә каралган һәр бишенче сум гаиләләрне яклауга юнәлдерелә, дип билгеләп үтте ТР Президенты.

"Без традицион гаилә кыйммәтләрен саклап калу мәсьәләләренә, җәмгыятьтә гаилә ролен арттыруга һәрчак зур игътибар бирә килдек, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Әниләр көнендә күп балалы аналарны "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләү күркәм гадәткә әверелде. 15 ел эчендә 1303 ана бүләкләнгән. Бүген мин зур шатлык хисе белән әлеге дәүләт бүләген тагын 9 анага тапшырам", - диде Президент.

Моннан тыш, Татарстан Президенты искәртеп узганча, 2013 елдан башлап "Зур гаилә" хәйрия акциясе кысаларында республиканың 7 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләренә автомобильләр бүләк ителә (аларны 19 гаилә алган инде). Бүген автомобиль ачкычлары тагын 3 бәхетле гаиләгә тапшырылды.

"Без алга таба гаилә тынычлыгы һәм уңайлылыгы, балалар сәламәт үссен, яхшы мәктәпләргә йөрсен өчен кирәкле шартларны тудырачакбыз, - дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышын йомгаклап. - Татарстанның һәр гаиләсенә сәламәтлек, имиминлек, тынычлык һәм дуслык телим", диде. 

Татарстан Президенты  күп балалы 9 анага «Ана даны – Материнская слава» медальләрен, 3 гаиләгә автомобиль ачкычларын тапшырды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Аналар исеменнән Рөстәм Миңнехановка бүген бүләкләнгән күп балалы әниләрнең берсе - Марина Люлина рәхмәт белдерде.    

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.   

news_right_1
news_right_2
news_bot