news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 100 дән артык эш кәгазьләре һәм предметлары урын алган.

(Казан, 17 апрель, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казан Кремленең “Манеж” күргәзмәләр залында “Мәңге онытылмас ядкарь” исемле Татарстан Республикасының Дәүләт архив хезмәтенең 100 еллыгына багышланган күргәзмә ачылды.

"Казан Кремле" дәүләт тарих, архитектура Һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева республика белән кызыксынучылар, шулай ук Татарстан кунаклары биредә кызыклы документлар таба ала диде. “Тарих, республика белән кызыксынган һәр кеше биредә үзенә кызыклы документ табачак”, - диде Зилә Вәлиева.

Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Аюпова архивта булган эш кәгазьләрен халыкка якынайтырга кирәк дип саный. "Бүгенге төп бурычыбыз ядкарләрне саклап калу гына түгел, ә алар турында халыкка сөйләү дә. Без сезнең белән бу көннәрдә бик күп хезмәттәшлек итәрбез”, - диде ул күргәзмә кунакларына.

Күргәзмәдә Татарстан Дәүләт архив хезмәтенең һәм “Казан Кремле” музей-тыюлыгының 100 дән артык эш кәгазьләре һәм предметлары урын алган. Күргәзмә июньнең беренче көннәренә кадәр эшләячәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100