news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Татарстан белән Бельгия хезмәттәшлеген киңәйтү турында килешенде

Шул максаттан Бельгия илчесе белән берлектә 10 компаниядән 18 кешелек зур делегация килде

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Бельгия Корольлегенең Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Ги Труверуаны кабул итте. Әлеге очрашуда Бельгия ягыннан Илчелек атташесы Ив Ришар, РФдәге Бельгия-Люксембург сәүдә палатасы генераль директоры Аркадий Арианов, Үзәк һәм Көнчыгыш Европадагы «Шредер» компаниясенең региональ директоры Мишель де Бройн һәм «Атоз» компаниясенең Россия буенча директоры Юлия Чернова, Татарстан ягыннан исә ТР Президентының тышкы элемтәләр департаменты директоры, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Тимур Акулов, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе  Шамил Агеев, КДУ университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, ә РФ Тышкы эшләр министрлыгы ягыннан әлеге министрлыкның Казандагы вәкиле Радик Вахитов катнашты.

 Татарстан җитәкчесе сөйләшүне башлап, Ги Труверуаны вазифаларына керешкәч тә Россия регионнары арасыннан иң беренче булып Татарстанны сайлавы өчен рәхмәт һәм, Бельгия илчесе белән берлектә 10 компаниядән 18 кешелек зур делегация килүен истә тотып, ике арадагы икътисади хезмәттәшлекне киңәйтүгә өмет белдерде. «Хәзер без Татарстан икътисады үсеше барышына тәнкыйди күзлектән карыйбыз. Безнең өчен бу өлкәдә үсеш сезнең илдәгечә булырга тиеш, безгә аны өлге итеп алырга кирәк. Үкенечкә, яңа нинди дә булса фикер әйтмәм, чөнки бездә чимал чыгаруга юнәлтелгән икътисад мәсьәләгә башкача карарга, башка юллар эзләргә мәҗбүр итә», - дип, М.Шәймиев республикада икътисадның барлык өлкәләрендә дә югары технологияләргә нигезләнеп эш итәргә, перспективалы юнәлешләрне сайларга кирәклеген басым ясап әйтте. Бу мәсьәләдә чит илләр вәкилләре белән очрашып сөйләшүен, әйтик, бүген Ирландиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Филипп Макдона белән шул хакта да сүз булуын искәртте һәм Ирландия кебек чит илләрнең икътисад структурасы Татарстан өчен өлге булачак, шулай ук Бельгиянең икътисади структурасы өйрәнү өчен кызыклы, дигән фикерен җиткерде һәм Бельгия компанияләре белән хезмәттәшлек итү республика өчен бик әһәмиятле булуын, озак вакытка каралган килешүләр җәлеп итүен аерып әйтте. Хәлне уңай якка үзгәртү максатында Татарстанның сәләтле яшьләре чит илләрнең төрлесендә укып кайта, министрлар стажировка уза, шуңа күрә әгәр Татарстан икътисады мәсьәләсе җәлеп итеп, шуның буенча кызыксынучы булса, без хезмәттәшлеккә әзер, дип делегацияләргә мөрәҗәгать итте Президент.

 Әлеге сөйләшүдән соң журналистлар белән булган очрашуда Г.Труверуа, әңгәмәләшү бизнес һәм үзара икътисади хезмәттәшлек үсешен тизләтү турында барды, дип белдерде. Бельгиядән вәкилләре килгән 10 компаниянең 3се дөньякүләм әйдәп баручы компания санала, шуңа күрә уңай мөнәсәбәтләр урнаштыруга шик юк, дип ышандырды ул. Аерым алганда, ул компанияләрнең эшчәнлеге компьютерда проектлау, декоратив прибор панельләре һәм күләмле эмблемалар җитештереп сату, азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы товарлары сәүдәсе, хуҗалык-көнкүреш товарлары эшләп чыгару, төзелеш, транспорт, телекоммуникацияләр, инфраструктуралар һ.б. өлкәләргә карый.

Т.Акулов исә Бельгия өчен Татарстан  белән хезмәттәшлектән товар әйләнеше елына 660 млн. доллар күп булмаса да, аның синтетик каучук белән нефтькә кагылуын исәпкә алсак, бик әһәмиятле, дигән фикердә. Күренә ки, машина төзелеше, нанотехнологияләр кебек өлкәләрдә әлегә эшләмибез, шул сәбәп Бельгия делегациясе белән очрашып сөйләшүгә этәрде, әлеге визит белән Татарстан – Бельгия хезмәттәшлегенең яңа бите ачылачак, дип белдерде. Илче очрашу вакытында Брюссельдә Татарстан вәкиллеген ачу вакыты җитте,  дигән тәкъдим белән чыкты, Европа берлегенең анда урнашуын исәпкә алып, бу гамәлнең әһәмияте ачык чагыла, дип басым ясап әйтте ул.

  
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100