news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә "Түгәрәк уен" Халыкара татар фольклор фестивале үтәчәк

Быел фестиваль Бөтендөнья татар конгрессының 3-6 августка билгеләнгән VI съезды кысаларында оештырыла.

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). 5 августта 16.00-19:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Түгәрәк уен» Халыкара татар фольклор фестивале узачак. Ул Татарстан башкаласында 3-6 августта үтәчәк VI Бөтендөнья татар конгрессы съезды кысаларында оештырыла. Бу хакта Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальнең максаты – татарларның төрле этник төркемдәге фольклор коллективларын берләштерү, татар халкының мәдәни мирасы белән таныштыру.

Фестивальдә Россиянең 20 төбәгеннән фольклор коллективлар катнашачак, шул исәптән: Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Кырым, Мордовия, Чувашия, Удмуртия республикалары, Пермь крае, Әстерхан, Волгоград, Киров, Нижгар, Самара, Свердлау, Төмән, Оренбург, Омск, Пенза өлкәләре, шулай ук чит илләр: Литва, Польша, Казахстан һәм Кытай, Австралия, Төркиядән вәкилләр булачак. Барлыгы фестивальдә 800ләп кеше катнашыр дип көтелә.

Музей-тыюлык территориясендә берьюлы инструменталь, вокал, йола, бию, уен һәм башка мәйданчыклар оештырылачак, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсе һәм төрле остаханәләр эшләячәк.

Бәйге нәтиҗәсе буенча 8 номинациядә җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Иң яхшы вокалчы», «Иң яхшы вокал коллектив», «Иң яхшы бәет һәм мөнәҗәтләр башкаучы», «Традицион музыка уен коралларында иң яхшы уйнап башкаручы һәм коллектив», «Иң яхшы фольклор-этнографик коллектив», «Иң яхшы фольклор-бию коллективы», «Балаларның иң яхшы фольклор-этнографик коллективы» (10-14 яшьлекләр).

Белешмә: «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклор фестивале беренче тапкыр 2008 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы авылында үткәрелә. Аннан соң ул Төмән өлкәсе (2009), Свердлау өлкәсе (2010), Пермь крае (2011), Самара өлкәсе (2012), Казан (2013), Болгар (2014), Марий Эл Республикасы (2015), Кырым Республикасында (2016) уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100