Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде
Татарстан башкаласы Бөтенроссия вокал марафонында катнашты
(Казан, 25 май, “Татар-информ”, Диана Самохина). Кичә, славян әлифбасын булдырган Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә, бик күп илләрдә Славян язуы һәм мәдәнияте көне билгеләп үтелде. Мондый чара Россиядә дә уздырылды.
Быел бәйрәм Бөтенроссия вокал марафоны белән ачылды. Хор флешмобы Россия шәһәрләрендә көн үзәгендә башланып китте, анда Казан да катнашты.
Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Дәүләт камера хоры, Яна Орехова җитәкчелегендәге Казан югары хәрби команда училищесы хоры, Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге “Новая волна” камера оркестры, Нияз Гәрәев җитәкчелегендәге Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, балалар һәм студентлар хоры “Казан Кремле” музей-тыюлыгында чыгыш ясады.
Балалар җыелма хоры “Прекрасное далеко” һәм “Пусть всегда будет солнце” җырларын башкарды. Шулай ук Федор Глинка, Петр Чайковский, Сергей Прокофьев һәм Георгий Свиридов әсәрләре яңгырады. Хәрби җырлар да игътибардан читтә калмады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз