news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырдылар

Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләү тантанасының ике зур бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы алдыннан үтүен ассызыклады.

(Казан, 3 ноябрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мәдәният, сәнгать, сәламәтлек саклау өлкәсе, икътисад, хокук, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре, дәүләт хакимияте вәкилләренә (40тан артык кеше) дәүләт бүләкләре тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләү тантанасының ике зур бәйрәм - Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы алдыннан үтүен ассызыклады.

Дәүләт Советы рәисе фикеренчә, Халыклар бердәмлеге көне акрынлап кешеләрнең күңеленә үтеп керә бара. Татарстан Конституциясенең 25 еллыгы хакында сөйләгәндә, ул федераль Конституциядән бер ел алданрак кабул ителүен, республика Төп законының республикада тынычлык һәм татулык, үсеш нигезе булуын билгеләп үтте.

В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» АҖнең «Баулынефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе башлыгы урынбасары Мәсгут Абдуллин, «Казан вертолет заводы» АҖнең монтаж-җыю цехы смена башлыгы Александр Бушуев һәм «Казан төгәл машиналар төзү» предприятиесе директоры Артур Хисамиев II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнде.

В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» АҖ «Елховнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең комплекслы әзерлек һәм нефть суырту цехының газ җыю буенча операторы Любовь Паймухина «Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

«КАМАЗ» АҖ автомобиль заводының комплектлау һәм автомобильләрне тапшыру цехы машина йөртүче-сынаучысы Степан Тимофеевка «Россия Федерациясенең атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде.

«Ак Барс Кайбыч» ҖЧҖнең 2нче филиалы ферма мөдире Рәшит Гыймранов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Тантана Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыру белән дәвам итте. Этил спирты, алкоголь продукциясе җитештерү, аның әйләнешен һәм сыйфатын контрольдә тоту һәм кулланучыларның хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм «Татэнерго» АҖнең гомуми мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары Анатолий Краснов «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» орден медале белән бүләкләнде.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевкә, Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан юридик институтының җинаять тикшерү процессы кафедрасы башлыгы Дамир Мәрдановка, «Чирмешәнагро» ҖЧҖ тракторчысы Рәфыйк Харисовка «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды.

Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Казан дәүләт медицина университетының неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы кафедрасы мөдире Эдуард Якупов «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артистлары Алмаз Фәтхуллин һәм Харис Хөснетдиновка «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100