news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә ришвәтчелеккә каршы иҗади эшләр бәйгесенә йомгак ясыйлар

Бәйге җиңүчеләре арасында – журналистлар, мәктәп укучылары һәм студентлар.

(Казан, 6 декабрь, "Татар-информ", Арсений Маврин). Хәзерге минутларда Казан Кремлендә антикоррупция юнәлешендәге иҗади эшләр бәйгесен йомгаклау чарасы бара.

Бәйге җиңүчеләре арасында Татарстан мәктәпләреннән гимназия укучылары һәм көллият, югары уку йортлары студентлары, журналистлар бар.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, Татарстан Президентының ришвәтчелеккә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә җитәкчесе Марс Бәдретдинов һәм башка рәсми затлар тапшыра.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot