Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремлендә республикада этномәдәни инфраструктура үсешенә багышланган утырыш уза
Утырыш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтә.
(Казан, 12 декабрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча совет утырышы уза.
Көн тәртибенә республикада этномәдәни инфраструктура үсеше турындагы мәсьәлә чыгарылган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов утырышның Россия Федерациясе Конституциясе көнендә уздырылуы символик мәгънәгә ия булуын билгеләп узды. Ул Конституциянең кешеләрнең милләте, җенесенә карамыйча, аларның хокуклары үтәлешен гарантияләвен искәртте. "Конституциядәге хокуклар гаранты булып Россия Президенты Владимир Путин тора. Без барыбыз да күп милләтле Россиянең чәчәк атуын телибез", – диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент Татарстанның күп халыклар өчен уртак йорт булуын ассызыклады. "Хакимият органнарының бурычы милләтләр арасында дуслыкны тәэмин итү", – ди ул.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/e7c6d0f20277fe59215cfef78da7297ebcd038b5e9c9e6157f063e7e4e04.jpg)
Төп доклад белән Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин чыгыш ясый. Шулай ук, Аксубай районы Үзәк китапханә системасы директоры И.Телешева, Тәтеш районы башлыгы Р.Сафиуллов, Татарстанның Азербайҗан милли-мәдәни автономиясе вәкиле чыгышы көтелә.
Утырышта Татарстанның Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм идарә тармагы, Татарстан буенча башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары, Халыклар дуслыгы йортлары директорлары, милли-мәдәни һәм дини оешма вәкилләре катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз