news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Ренат Ибраһимов үзенең яңа музыкаль җыентыклары белән таныштырачак

"Манеж" Күргәзмәләр залында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов чыгыш ясаячак.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ") 23 декабрьдә Казан Кремлендәге "Манеж" Күргәзмәләр залында "Петербург очрашулары" дип исемләнгән кичәдә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов чыгыш ясаячак. Казан Кремле музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта биредә татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган "Тукайга сәяхәт" күргәзмәсе бара.

Иҗади очрашуда Ренат Ибраһимов үзенең репертуарындагы җырларны башкарачак, быел дөнья күргән өч өлештән торган музыкаль җыентыгын тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot