news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Рафаэль Халитовның гаилә җыелмасы тәкъдим ителә

Күргәзмә “Минем гаилә коллекциясе” проекты кысаларында ачыла.

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ») 10 февраль көнне 15.00дә “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда “Минем гаилә коллекциясе” проекты кысаларында беренче күргәзмә ачыла.

“Минем гаиләм коллекциясе” казанлыларны һәм башкала кунакларын шәхси коллекционерларда сакланган борынгы әйберләр белән таныштырачак. Күргәзмәләр циклын Рафаэль Халитовның гаилә җыелмасы ача. Анда алар гаиләсендә сакланган борынгы тәңкәләр, кулъязмалар, милли кименәр, зәркән эшләнмәләре һәм тукымалар тәкъдим ителә. Тәкъдим ителгән экспонатлар – XVII-XX гасырларда Евразиядә гомер кичергән төрки халыклар этнографиясенең ачык үрнәкләре.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot