Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремлендә Рөстәм Миңнехановның Якын Көнчыгышка сәфәре турында сөйләделәр
Татарстан Республикасы санкция шартларында инвесторлар һәм сәүдә партнерлары географиясен киңәйтә.
(Казан, 12 апрель, “Татар-информ”, Егор Никитин). Татарстан, санкцияләр көчәя бару шартларында, сәүдә партнерлары илләре һәм инвесторлар исемлеген киңәйтергә ниятли.
Аларны республикага җәлеп итү - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның күптән түгел Якын Көнчыгышка булган турне максатларының берсе.
Бу хакта журналистларга Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.
Бу юлы республика лидеры Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә һәм Бәһрәйндә булды, дип билгеләп үтте Галимова.
“Хәзерге сәфәр Бәһрәйн белән ислам финанс мәсьәләләрендә хезмәттәшлекне булдыруга бәйле. Аерым алганда, Бәһрәйн ислам банкы директоры белән очрашу узды”, - дип сөйләде Казан Кремле рәсми вәкиле.
Ул Татарстан Президентын алга таба Россиядә кулланырлык партнерлык банкингының иң яхшы практикасы кызыксындыруын өстәп әйтте. Һәм бу очраклы түгел – нәкъ менә Татарстан Россиядәге әлеге финанс инструментына пилот мәйданы булып тора.
Шулай ук Корольлек Премьер-министры Халифә бен Салман Аль Халифә белән очрашу булды. Биредә сүз "Россия - Ислам дөньясы” стратегик караш төркеме эшчәнлеге кысаларында барды. Рөстәм Миңнеханов төркем утырышының берсен Корольлектә уздырырга тәкъдим итте. Бәһрәйн вәкилләре Татарстанда авыр нефть табу тәҗрибәсе белән кызыксынды.
Рөстәм Миңнехановның тагын бер сәфәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә булды. Татарстан Президентының төбәк җитәкчелеге белән булган кебек шулай ук инвесторлар белән дә очрашуы узды, дип җиткерде Лилия Галимова.
“Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә баруның максаты – Дубайда һәр елны уздырыла торган инвестиция форумында катнашу. Татарстан өчен бу - сигезенче форум, республика биредә үз стендын урнаштырды. Бу - Татарстан Республикасының потенциалын презентацияләү мөмкинлеге һәм яңа куллану базарлары һәм инвестицияләр табу”, — дип аңлатты журналистларга Галимова.
“Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисад министры Kazan Summit-2018дә катнашачагын раслады. Ул Татарстан белән хәләл тормыш рәвешен җәелдерү буенча актив эш алып барырга ниятли”, диде Лилия Галимова.
“Татарстан санкцияләр көчәя бару шартларында инвестор илләре исемлеген киңәйтү бурычын куйды. Партнерлар арасында Азия төбәгеннән бизнес-структура илләре — Көньяк Корея, Кытай, Япония барлыкка килде. Традицион рәвештә төп партнер булып Төркия тора. Европа илләре белән тыгыз эш алып барыла”, - дип йомгаклады Казан Кремле рәсми вәкиле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз