Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителә
Китапның авторлары – Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина.
(Казан, 19 декабрь, "Татар-информ, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында “Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә...” сериясеннән, Татарстанның беренче Президенты, республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә багышланган китап тәкъдим ителә.
Әлеге чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, "Молодая гвардия" нәшрияты җитәкчесе, "Күренекле кешеләр тормышы. Биография дәвам итә..." сериясе проекты авторы Валентин Юркин, сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаша.
Китапның авторлары – Игорь Цыбульский һәм Нурсөя Шәйдуллина.
"Бүген без мөһим вакыйга шаһитлары: "Молодая гвардия" нәшрияты Минтимер Шәймиев турында китап чыгарды", – дип мөрәҗәгать итте Әсгать Сәфәров китапны тәкъдим итү тантанасын ачып җибәреп. Ул китапның 6 декабрьдә Мәскәүдә тәкъдим ителгәнен искәртеп, чараның анда киң яңгыраш алган вакыйга булуын әйтте. Аннан соң "Татмедиа" агентлыгының китапны Казанда тәкъдим итү чарасын уздыру инициативасы белән чыкканын билгеләп узды.
Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиевнең Президент вакытында киңкырлы эшчәнлеге, республика белән җитәкчелек итү дилбегәсен Рөстәм Миңнехановка тапшыру форматы, халыкка бүгенге көндә хезмәт итүе сәясәтчеләр һәм галди халык арасында зур ихтирамга лаек булганын шәрехләде. Тотрыксыз үсеш күзәтелгән шартларда Минтимер Шәймиевнең Татарстанның социаль-икътисади тормышында зур өлеш кертүен белдерде. Әсгать Сәфәров әйтүенчә, аның оештыру сәләте, дипломатлык, сәясәтче таланты, халкына мәхәббәте Татарстан моделен булдырырга мөмкинлек бирде. Шәймиев идарә иткән чорда Татарстанның абруе күтәрелгәнен, аның социаль әһәмияткә ия инициативалар авторы булганына игътибарны юнәлтте.
Әсгать Сәфәров Минтимер Шәймиев турында китаплар аз түгеллеген, әмма монысы аның шәхесе турында тулы күзаллау булдырырлык китап булуын билгеләп үтте. Ул моңа кадәр "Күренекле кешеләр тормышы" сериясендә Татарстаннан бары бер китап – Ибраһим Нуруллинның Тукай турындагы китабы дөнья күргәнен әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз