news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев танылган теннисчы Марат Сафинны кабул итте

^Казан Кремлендә Минтимер Шәймиев танылган теннисчы Марат Сафинны кабул итте

(Казан, 5 октябрь, “Татар-информ”, Руслан Мөхәммәтшин). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган теннисчы, Россиянең атказанган спорт мастеры Марат Сафинны кабул итте.

Очрашуда Татарстанның һәм Россиянең төрле спорт структураларының теннис спорты үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышынды. Анда Профсоюзлар конфедерациясе рәисе Владимир Щербаков, “Теннис үзәге” спорт-сәламәтләндерү комплексы (Мәскәү) директоры, теннисчының әтисе Мубин Сафин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев һ.б. катнашты.

Очрашу барышында Минтимер Шәймиев Россиянең иң яхшы теннисчысын “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә” медале белән бүләкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot