news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынның кайчан билгеле булачагын әйттеләр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен төзелеш урынын тизрәк билгеләү түгел, ә барлык вариантларны да җентекләп тикшереп, мәчет өчен иң кулай урынны сайлау мөһимрәк, дип искәртте Лилия Галимова.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Казанда Җәмигъ мәчет төзелешенә беренче таш салу Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар циклына кертелгән. Шушы вакытта яңа мәчет төзеләчәк урын да билгеле булыр дип көтелә. Бүгенге көндә күп вариантлар карала, тиешле карар шәһәр төзелеше һәм экологик экспертизадан чыгып кабул ителәчәк. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шулай дип белдерде.

«Мәчет төзү өчен күп урыннар каралу сәбәпле, шәһәр төзелеше һәм экологик экспертизалар билгеле бер вакытны алачак. Ә бу күп вакыт таләп итә торган һәм җентекле процесс. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов өчен төзелеш урынын тизрәк билгеләү түгел, ә барлык вариантларны да җентекләп тикшереп, мәчет өчен иң кулай урынны сайлау мөһимрәк», — дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot