news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә Кырым хәзинәләре күргәзмәсе ачылды

Әлеге ядкәрләр XVIII-XIX гасырга карый

 (Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казан Кремленең Туп ишегалды (Пушечный двор) музеенда Бакчасарай тарихи-мәдәни тыюлыгы коллекциясеннән булган “Кырым хәзинәләре” (Кырым татарларының зәркән сәнгате. Алтын җеп: Кырым татарлары чигү сәнгате) күргәзмәсе ачылды.

Музейның җитәкчесе Фәридә Батырова күргәзмәне бик үзенчәлекле булуын искәртеп узды. Беренчедән, мондый күргәзмә Бакчасарайдан беренче генә килә. Күргәзмәгә алып киленгән экспонатлар, зәркән эшләнмәләре, алтын җеп белән чигелгән әйберләр исә чараның уникаль булуын тагын бер кат ассызыклый. Әлеге ядкәрьләр XVIII-XIX гасырга карый.

“Безнең Кырым ханлыгы, Кырым татарлары тарихы белән якыннанрак танышасыбыз, бу матурлыкны башкаларга да күрсәтәсебез килә. Кырым татарлары белән безнең бабаларыбыз уртак”, - дип искәртә Фәридә Батырова.

“Бүгенге күргәзмәгә “Кырым хәзинәләре” дигән берләштерелгән ике күргәзмәне алып килдек. Болар, дөрестән дә, Кырым ханлыгы хәзинәләре һәм татарлар мәдәниятенең үзәге булып тора”, - диде Бакчасарай тарихи-мәдәни музей-тыюлыгының Кырым татарлары тарихы һәм мәдәнияте “Хан сарае” музее фәнни-тишеренү бүлеге җитәкчесе Ленара Чубукчиева. Ул шулай ук, күргәзмә ачылышына килүчеләргә, күргәзмә урнашкан музей җитәкчеләренә рәхмәтләрен әйтте һәм Казан Кремле күргәзмәләрен үзләренең музейларында көтеп калачакларын җиткерде.

“Хан сарае” музее өлкән фәнни хезмәткәре Суфия Абдураманова исә үзләрен шулай җылы кабул итүләре, Казан халкының аларга булган игътибары өчен бик рәхмәтле булуын белдерде. “Сез әлеге күргәзмәгә килгәнсез икән, димәк, сез безнең белән кызыксынасыз. Кырым татарлары бик борынгы халык һәм сезнең белән безне күптәнге дуслык һәм уртак тарихыбыз берләштерә. Гәрәй хан нәселе Казанда да, Кырымда да булган... Без сезгә иң яхшы әйберләрне генә алып килдек”, - диде ул.

Күргәзмәдә алтын белән чигелгән киемнәр, зәркән эшләнмәләре урын алган. Предметларның күбесе туй йоласына багышлана, чөнки Кырым татарлары кызларны инде 7 яшьтән үк гаилә коруга әзерли башлаган һәм аларны кул эшләренә өйрәткән. Күргәзмәдә кәләш күлмәге, яулыкларыннан тыш, аның бирнәсе, кияү өчен әзерләнгән әйберләре дә урын алган. Алар белән күргәзмә ачылышына килүчеләрне Кырымнан килгән кунаклар якыннан таныштырды.

Әлеге вакыйга уңаеннан, Татарстанның яшь дизайнере Оксана Мостафина “Мин яратам сине, Татарстан” дип аталган этник коллекциясен тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100