news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә коррупциягә каршы республикакүләм бәйгеләргә йомгак ясалды

Биш бәйге җиңүчеләре һәм призерлары бүләкләнде

 (Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген коррупциягә каршы республикакүләм бәйгеләргә йомгак ясалды. Казан Кремлендә мәктәп һәм махсус урта уку йортлары укучылары арасында коррупциягә каршы юнәлештәге иҗади эшләр бәйгеләре һәм коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәшү мәсьәләләрен яктыртуга багышланган “Коррупция: журналист карашы” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре һәм номинантлары бүләкләнде.

Чарада ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин, “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Нурия Беломоина, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский һәм башкалар катнашты.

Агымдагы елның ноябрь-декабрь айларында республиканың гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында коррупциягә каршы көрәш тематикасы буенча 4 республикакүләм конкурс уздырылган: гомуми белем бирү учреждениеләренең 5-11 сыйныф укучылары арасында “Илемнең киләчәге – минем кулларда!” темасына инша бәйгесе; милли мәктәпләрдә укучылар арасында “Коррупциягә “Юк!" дип әйтик!” темасына туган телдә язылган инша конкурсы; “Намус белән яшәргә кирәк!” темасына балалар рәсемнәре конкурсы; һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында “Закон сагында, коррупциягә каршы” темасына иҗади эшләр бәйгесе.

Әлеге эшләр ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, ТР Прокуратурасы, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы, “Чаян” Журналы, ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советы һәм башка оешма вәкилләре кергән республика жюрие тарафыннан бәяләнгән.

Тантаналы чарага дүрт конкурсның 37 финалисты, Арча, Кукмара, Балтач, Буа, Бөгелмә, Кама Тамагы, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Балык Бистәсе һәм башка муниципаль районнар, Яр Чаллы, Казан шәһәрләре мәгариф идарәләре вәкилләре, педагоглар чакырылган.

Бүләкләү тантанасында катнашкан ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов бәйге призерларын һәм җиңүчеләрен Казан Кремленә чакырып хөрмәтләү, аларның хезмәтенә югары бәя билгесе булуын ассызыклады. “Без ирешелгән эшләрдә генә тукталып кала алмыйбыз, алга таба коррупциягә каршы көрәш ысулларын камилләштерү зарур, чөнки ул җитди зыян китерә. Журналистлар да халык аңына сеңдерү юнәлешендә активрак эшләр дип өметләнәм. ТР Президенты Аппараты исә һәрьяклап ярдәм итәргә тырышачак”, - дип белдерде Марс Бәдретдинов чыгышында. Ул экспертлар комиссиясе тарафыннан барлыгы 700 дән артык рәсем һәм инша, журналистларның 360 лап язмасы һәм сюжеты, шулай ук җәмәгатьчелек вәкилләре проектлары каралуын хәбәр итте.

ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима конкурсларда катнашкан балаларны ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов исеменнән сәламләп, укучыларда талант, намус хисен тәрбияләүче ата-аналарына һәм мөгаллимнәренә рәхмәтен җиткерде. ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле Гүзәл Удачина ассызыклаганча, бу бәйге үзенә күрә бер “прививка” булып тора: кечкенәдән ришвәтчелеккә каршы нәфрәт уяту, үсә төшкәч, коррупция төшенчәсенә тискәре мөнәсәбәт саклануын тәэмин итәчәк.

“Илемнең киләчәге – минем кулларда!” темасына инша бәйгесенә 175 эш килеп ирешкән. 5-9 сыйныф укучылары ришвәт нәрсә ул һәм ни өчен аның өчен җәза бирелүе турында инша узган, 10-11 сыйныф укучылары коррупция һәм аңа каршы көрәш турында җитдирәк темаларга фикер йөрткән һәм, рәхмәт йөзеннән, бүләкләү белән ришвәт арасындагы аерманы ачыкларга омтылган.

5-9 сыйныф укучылары арасында беренче урынга Балтач муниципаль районы Балтач гимназиясе укучысы Лилия Мәхмүтова, 10-11 сыйныф категориясендә Яр Чаллы шәһәре 77 нче гимназия укучысы Ксения Берестова лаек булган. Аларга бүләккә диплом һәм планшет тапшырылды. Бу конкурста шулай ук “Актив гражданлык позициясе өчен”, “Әдәби иҗаты өчен”, “Коррупциягә каршы торуда милләтара традицияләр”, “Публицистик жанр остасы” номинацияләре буенча да җиңүчеләр билгеләп үтелде.

Туган телдә иҗат ителгән иншалар бәйгесенә 9 телдә 65 эш тапшырылган. Экспертлар бәяләмәсе нәтиҗәләре буенча, беренче урынны Баулы муниципаль районы Алексеевск урта мәктәбе укучысы Максим Осипов яулаган. Бу бәйгедә “Әдәби иҗат”, “Актив гражданлык позициясе өчен” номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләп үтелде.

Рәсем бәйгесенә мәктәп укучыларыннан 435 эш кабул ителгән. Аларга “рәсем”, “коллаж”, “аппликация”, “плакат” номинацияләре буенча бәя бирелгән. 1-4 сыйныф төркемендә Кама Тамагы муниципаль районы Сөйки урта мәктәбе укучысы Тимур Минневәлиев җиңеп чыккан. 5-9 сыйныф укучылары арасында Казанның Идел буе районы Тәрбия һәм үсеш үзәгеннән Зарина Зариповага тиңнәр табылмаган.

Әлеге бәйгеләрдә беренче урын ияләренә планшет, икенче һәм өченче урыннарга лаек булганнарга фотоаппарат һәм электрон китап тапшырылды.

Махсус урта уку йортларыннан катнашучыларга килгәндә, конкурста бу төрдәге 31 мәгариф учагыннан студентлар иҗади эшләрен тапшырган. “Плакат” номинациясендә Лаеш техник-икътисад техникумында белем алучы Гөлнара Хамбалова беренче урынга лаек булган. “Видеоролик” номинациясендә беренче урынны Буа ветеринария техникумында укучы Рафаэль Борһанов алган. Икенче урын видеороликны бергәләп ясаган Яр Чаллы педагогика көллияте студентлары Лев Осянин, Анна Тяменкова, Фәнил Габдрәкыймовка бирелгән.

Быел ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан тәүге мәртәбә, ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе белән берлектә, ТР Иҗтимагый палатасы ярдәме белән коррупцияне профилактиикалау өлкәсендә яңа технологияләрне эшләп гамәлгә кертү буенча иң яхшы иҗтимагый инициативаларны сайлап алу үткәрелгән. Экспертлар комиссиясе сайлавы нәтиҗәләре буенча, җиңүгә “В контакте” социаль челтәрендә “Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында акча җыюлар. Мәктәп яңалыклары” инициатив төркеме җитәкчесе Екатерина Матвеева лаек дип табылган. Ул 95 мең сум күләмендәге премия белән бүләкләнде.

Тантаналы чарада шулай ук коррупция исемле социаль явызлыкка каршы көрәш алып баручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бүләкләнде. Анда район, шәһәр һәм республика ММЧ редакция коллективларыннан 48, шулай ук 33 каләм иясеннән 33 заявка кабул ителгән булган. Журналистларга һәм редакция коллективларына 11 мең сумнан алып 26 мең сумга кадәр премия тапшырылды. Шулай ук жюри коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә журналист тикшеренүе элементларын кулланган ММЧларны да билгеләп үтте. Аларга 98 мең сум күләмендәге премия бирелде.

Тантаналы чара “Әкият” мода театры, Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры һәм башка чыгышлар белән үрелеп барды.

news_right_1
news_right_2
news_bot