Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремлендә "Казан өчен тавыш бир!" бию флешмобы уза
Хәзергә Татарстан башкаласы лидер урынын били.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). 24 сентябрьдә Казан Кремле территориясендә "Казан өчен тавыш бир!" бию флешмобы узачак. Акция финал тавыш бирүендә 200 сумлык номиналлы яңа купюра өчен символлар сайлау буенча Татарстан башкаласын хуплап үткәрелә дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Флешмоб кысаларында «СМС балалар» наркотикларга каршы проектында катнашучылар һәм "Казан балалары" балалар берләшмәсе республика башкаласы өчен тавыш бирергә әйдәп дәртләндергәч бию башкарачак. 1000нән артык бала яраткан шәһәрләре өчен тавыш бирәчәк.
Искәртеп үтик: хәзергә Татарстан башкаласы, иң якын көндәшеннән 12 меңгә артыграк тавыш артык җыеп, лидер урынын били.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз