news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Камал театры артистлары Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров белән очрашу үтәчәк

Татарстан дәүләтчелеге музеенда оештырылучы очрашуга татар театры белән кызыксынучыларны чакыралар.

(Казан, 12 гыйнвар, "Татар-информ"). 12 гыйнварда Казан Кремлендәге Татарстан дәүләтчелеге музеенда, “Татар мәдәни коды: татар театрына 110 ел” күргәзмәсе кысаларында, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары белән иҗади очрашу узачак. Казан Кремле музей-тыюлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу 15.00 сәгатьтә башлана, тамашачы буларак татар театры белән кызыксынган кешеләрне чакыралар. Очрашуда Г.Камал театрыннан Наил Дунаев, Әзһәр Шакиров, Венера Шакирова кебек танылган артистларның катнашуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot