news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә "Җиңү волонтерлары" оешмасы флешмоб уздырачак

"Казан Кремле" музей-тыюлыгында Бөек Җиңүгә багышланган чаралар 7 майда башлана.

(Казан, 3 май, "Татар-информ", Мөршидә Кыямова). "Казан Кремле" музей-тыюлыгы Бөек Җиңү көне уңаеннан махсус чараларны 7 май көнне үк башлап җибәрәчәк. Татарстан республикасының ирекле ихтыярны үстерү үзәге һәм "Җиңү волонтерлары" оешмасы флешмоб уздырачак. Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданда "9 мая" язуы пәйдә булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Казан Кремленең матбугат хезмәте.

9 майда  казанлылар һәм башкалабыз кунаклары квестта катнаша алачак. Өч җирдә тантамарескалар – фотога төшү өчен баннерлы стендлар урнаштырыла. Волонтерлар Кремль кунакларына тагын бер флешмобта катнашырга тәкъдим итә – "День Победы" җырын башкару. Төп мәйдан Туп сараеның төньяк корпусында урнаштырыла. Биредә "А зори здесь тихие" спектаклен һәм Григорий Фридның "Дневник Анны Франк" монооперасын күрсәтәчәкләр. Бәйрәм "Җиңү музыкасы" концерты белән тәмамланыр, дип көтелә.

7 майда  10:00 сәгатьтә Кол Шәриф мәчете каршысындагы мәйданда Татарстан республикасының ирекле ихтыярны үстерү үзәге һәм "Җиңү волонтерлары" оешмасының флешмобы оештырыла.

9 майда 11:00 – 19:00 сәгатьләрдә "Җиңү флешмобы". Бөек Җиңү бәйрәменең символына әверелгән "День Победы" җырын башкарачаклар. Һәр Казан Кремле кунагына мондый мөмкинлекне Татарстан республикасының ирекле ихтыярны үстерү үзәге һәм "Җиңү волонтерлары" оешмасы волонтерлары бүләк итә.

9 майда  11:00 – 19:00 сәгатьләрдә «Җиңү» квесты. Квестта катнашучыларга Бөек Ватан сугышы вакыйгалары буенча сынау үтү тәкъдим ителә. Квест маршрутында 12 станция. Җиңүчеләрне Музей-тыюлык истәлекле бүләкләр белән бүләкләячәк.

9 майда  19:00 сәгатьтә Константин  Хабенскийның театр-студиясе «А зори здесь тихие» спектаклен тәкъдим итә. Борис Васильев әсәренең яңача укылышы - көчле, мәһабәт. Әлеге әсәр яшь тамашачыга да, олыларга да ачыш булачак, ди проект авторлары. Сугыш һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, мәхәббәт һәм үлем турындагы экзистенциаль трагедияне балалар ихлас эмоциональ башкарачак, дип ышандыралар.

9 майда  20.00 сәгатьтә Григорий Фридның монооперасы «Анна Франк көндәлеге» тәкъдим ителә. 1960 елда Мәскәүдә яшәп иҗат итүче композитор Григорий Фрид «Анна Франк көндәлеге»н укый. Әлеге көндәлекне нацист концлагерендә вафат булган яһүд кызы язган, композитор шул әсәр буенча опера иҗат итә.

9 май 21.00 сәгатьтә «Җиңү музыкасы». Җиңү көне салюты алдыннан узачак, сугыш еллары җырларыннан һәм патриотик шигъриятьтән тезелгән бәйрәм концерты тәкъдим ителә. Программада Г.Тукай исемендәге яшь сәнгатьчә укучылар конкурсы лауреатлары, халыкара конкурслар лауреатлары, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе студентлары һәм Россия, Татарстанның атказанган артисты Мөнир Соколов чыгышлары көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100