news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә иң кызыклы Кар бабайны сайлаячаклар

Татарстанның Табигать музее Кар бабай ясаучылар арасында бәйге игълан итте.

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”) Казан Кремлендә урнашкан Татарстанның табигать музее Кар бабай ясаучылар арасында иҗади бәйге игълан итте. 25 декабрьгә кадәр теләгән һәркем төрле материалдан Кар бабай ясап, аны музейга алып килә ала, дип хәбәр итә “Казан Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.

Бөтен Кар бабайлар да музейда тамашачылар игътибарына тәкъдим ителә. Иң кызыклы Кар бабай өчен тавыш бирү 29 декабрьдә башлана. Җиңүчеләр 2017 елның 21 гыйнварында бүләкләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100