news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырылды

Рөстәм Миңнеханов аларның һәркайсына республика үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтен җиткерде

(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Хезмәтенә күрә лаеклы бүләген республика башлыгы кулыннан үз өлкәләрендә хезмәт алдынгысы дип танылган 57 шәхес алды.

“Республика көне алдыннан дәүләт бүләкләрен тапшыру өчен, Кремльгә иң лаеклы шәхесләрне чакыру күркәм традициягә әверелде. Бүген Сезгә – төрле тармакларда хезмәт иткән төрле һөнәр ияләренә шушы бүләкләрне тапшыру минем өчен зур мәртәбә”, - дип мөрәҗәгать итте Президент бүләкләнүчеләргә. Ул билгеләп узганча, Республика көне алдыннан һәр шәһәрдә, районда күптөрле чаралар уза. Президент бүгенге дәүләт бүләкләрен тапшыру вакыйгасының әһәмиятле булуын ассызыклады. “Татарстандагы үсеш динамикасын, үзгәрешләрне үзегез дә сизәсездер. Бу, билгеле, Россия Федерациясе Президенты ярдәме нәтиҗәсе дә. Икътисадыбызның, социаль-мәдәни өлкәнең үсешенә һәркайсыгызның керткән өлеше зур, фидакарь хезмәтегез белән Сез республика, ил үсеше өчен тырышасыз. Мин бүген Татарстанның Россия субъектлары арасында лидер булуы турында ышанычлы төстә әйтә алам”, - дип, Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының РФ дә бишенче  булуын, мәгариф, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм башка өлкәләрдә алдынгы саналуын билгеләп узды. Президент Татарстанда гамәлгә ашырылган күп кенә проектларны башка төбәкләр дә үзләштерүен шәрехләп үтте.

“Минемчә, республикадагы үсеш динамикасы тормыш сыйфатын арттыру бурычын җитди төстә хәл итү мөмкинлеге бирә. Көнкүреш дәрәҗәсе икътисади тотрыклылыкка, икътисадны модернизацияләүнең уңай үзгәрешләренә бәйле булачак. Алар безгә гражданнар тормышын яхшырту юнәлешендә килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк”, - дигән фикердә Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе бүгенге көндә 30 лап республика һәм федераль программа гамәлгә ашырылуы турында әйтте. Акчага әйләндерсәк, быел аларны финанслау - 53 млрд сум күләмендә. “Күп фатирлы торак йортларны ремонтлау, ишегаллары биләмәләрен төзекләндерү, авылларга юллар төзү,  кызганычка каршы, соңгы елларда игътибар үзәгеннән читтә калып килгән клублар төзү, фельдшерлык-акушерлык пунктлары төзү һәм төзекләндерү, мәктәпләр төзекләндерү буенча һәм башка җитди программалар алга таба да гамәлгә ашырылачак. Без киләчәктә дә республикабыз кызыклы, игътибарны җәлеп итәрдәй булсын өчен тырышачакбыз. Туристлар ташкыны да шуны күрсәтә”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Президент Республика көне бәйрәме алдыннан Болгарның ЮНЕСКО исемлегенә кертелүе турында сертификат алуыбызның сөенечле вакыйга булуына басым ясады. Ул узган елда Бөтендөнья җәйге Универсиада уздыруыбызны, киләсе елга Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын үткәрәчәгебезне искәртеп узды. “Шулай итеп, Татарстан даны еракларга тарала, бу - безнең уртак хезмәт җимеше. Республика чәчәк атуына керткән өлешегез өчен, һәркайсыгызга рәхмәтемне җиткерәм. Сәламәтлек, уңышлар телим”, - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов тантаналы чыгышын.

Дуслык ордены белән “Таттрансгидромеханизация” ЯАҖ бригадиры Ринат Баһавиев бүләкләнде. Биш кешегә I һәм II дәрәҗә “Ватан каршындагы казанышлары өчен” орден медале тапшырылды. “Ата-ана даны” ордены медаленә пенсионер, 5 бала анасы Маһибәдәр Шакирова лаек булды. Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюповка “Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде. ТР Министрлар Кабинеты каршындагы ТР икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге директоры Алевтина Кудрявцева “Россия Федерациясенең атказанган икътисадчысы” булды. Тантанада шулай ук “Россия Федерациясенең атказанган табибы”, “Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе” исемнәре белән бүләкләнгән шәхесләр булды. “Фидакарь хезмәт өчен” медале җиде кешегә тапшырылды. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Гайнетдин Мусин да бар иде. “ТР да җирле үзидарә үсешендәге казанышлар өчен” медале белән Нурлат муниципаль районы Төрнәс авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Любовь Малышева бүләкләнде. “Ана даны” медаленә Яшел Үзәндә яшәүче биш бала анасы Татьяна Ржанцова лаек булды. Тантанага чакырылган шәхесләргә шулай ук “Татарстан Республикасының халык язучысы”, “Татарстан Республикасының халык артисты”, “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе”, “Татарстан Республикасының атказанган артисты”, “Татарстан Республикасының атказанган табибы”, “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы”, “Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы”, “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре”, “Татарстан Республикасының атказанган коткаручысы”, “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе”, “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы”, “Татарстан Республикасының атказанган химигы” исемнәре бирелде.

ТР Президенты фәрманы белән, югары профессионализмы, шәхси составны укытуда керткән өлеше өчен РФ Оборона министрлыгының Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы Валерий Миронченкога ТР Президентының Рәхмәт сүзе игълан ителде. Бүген Валерий Миронченко җавап сүзендә, вазифасын алмаштырып, Казан Югары танк команда училищесы белән идарә итә башлаячагын әйтте. “Республикабызның ил күләмендә социаль-мәдәни, сәяси, икътисади тармакларда алдынгы урыннар яулавы, күп милләтле республикада яшәвебез белән горурланабыз. Татарстанда барлык милләтләргә бертөрле тигез караш хакимлек итә”, - дип, ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка республика халкына, аның тарихына игътибарлы, кайгыртучан булуы өчен рәхмәтен ирештерде.

Җавап сүзе белән шулай ук “ТР атказанган укытучысы” мактаулы исеме бирелгән Кукмара муниципаль районының сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Мәчкәрә махсус (коррекцион) гомуми белем бирү мәктәп-интернаты” учреждениесенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Сабитова чыгыш ясады. “Мине олы исем белән бүләкләвегез өчен рәхмәтемне белдерәм. Бу бүләк - алдагы эшемдә тырышып эшләргә этәргеч, зур җаваплылык. Язмыш тарафыннан кыерсытылган балаларга игътибарыгыз, ярдәмегез өчен рәхмәтемне белдерәм”, - дип мөрәҗәгать итте ул ТР Президентына.

Тантана истәлеккә күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100