news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Халыкара ислам сәнгате көнен билгеләп үтәләр

Керү ирекле, әмма алдан язылып кую сорала.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген, 2021 елның 21 ноябрендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда Халыкара ислам мәдәнияте көне уңаеннан «Традиция белән диалогта» күргәзмәсе ачыла.

Шулай ук, шамаил сәнгатен үстерү тарихы, таҗхиб сәнгате һәм классик гарәп каллиграфиясенең фәнни аспектлары буенча семинар һәм тугра язу буенча мастер-класс үтәчәк, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Бөтендөнья ислам мәдәниятенә кергән татар мөселман сынлы сәнгатенең үзенчәлекләре, аның кертелүе тәкъдим ителәчәк.

Керү ирекле, әмма 567-81-64 телефоны буенча алдан язылып кую сорала.

Бәйрәмне «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе һәм Болгар ислам академиясе белән берлектә оештыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot