news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Фәрит Мөхәммәтшин 58 татарстанлыга РФ һәм ТР дәүләт бүләкләре тапшырды

Бу юлы барлыгы 58 кешегә зур хөрмәт күрсәтелде

 (Казан, 19 декабрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында РФ һәм ТР дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин : “Бу бүләкләрне тапшыру бик күңелле. Монда үзе эшли торган өлкәдә хезмәт куючыларның иң яхшыларның да яхшылары гына җыелган. Европада, илдә, дөньяда булган икътисади, сәяси хәлләргә дә карамастан, ел уңышлы тәмамланды һәм анда бу залда утыручыларның да өлеше зур”, - диде бүләкләнүчеләрне сәламләп.

Быел хөкүмәт тарафыннан күп программаларның тормышка ашырылуын, Мәдәният елының республика тормышында якты эз калдыруын, әлеге ел уңаеннан, авылларда 50гә якын мәдәният йорты, халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә күп учреждениеләр өчен яңа биналар салынуын әйтеп үтте. “3 миллионлы татарстанлының 1 миллионы диярлек авылларда яши һәм гореф-гадәтләр, беренче чиратта, авылларда сакланып кала. Шуңа да без быел күбрәк авыл җирлегенә игътибарны юнәлттек: авыл безнең гражданнарны әхлакый, рухи тәрбияләү белән шөгыльләнә”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. Ул шулай ук, Татарстанның IT-технологияләр өлкәсендә эш алып барылуын, яңа салына торган Иннополис шәһәрчеге хакында да әйтеп үтте һәм республика, көндәшлекне саклап кала алсын өчен, чит илләргә китеп укучы яшьләрнең кире Татарстанга кайтып, республика үсеше өчен тырышып эшләячәгенә ышаныч баглады.

“Бу бүләкләр сезнең эшегезне бәяләүнең билгесе булып тора. Мин сезгә сәламәтлек һәм алга таба да Татарстан чәчәк атсын өчен тырышып хезмәт куюыгызны теләп калам", - диде ул бүләкләнүчеләрне котлап.

РФ һәм ТР дәүләт бүләкләренә лаек булганнар арасында II дәрәҗә "Ватан алдында хезмәтләре өчен" орден медаленә Россиянең атказанган тренеры, спортның паралимпия төрләре бүлегенең чаңгыда узышу буенча баш тренеры Фәридә Сафиуллина, “Татнефть” ААҖнең “Лениногорскнефть” нефть, газ чыгару идарәсе цехы башлыгы Игорь Кабанов, шушы ук идарәнең скважиналарны төзекләндерү буенча мастеры Шәфкать Шәйдуллин, “Ремсельбурвод” ААҖнең бораулау установкасы машинисты Любик Кузьмин, “СМП-Нефтегаз” ААҖнең идарә җитәкчесе урынбасары Григорий Сылка бар иде. “Фидакарь хезмәт өчен” медале 14 кешегә тапшырылды. Алар арасында фрезерчы, профессорлар, хәрбиләр, идарә башлыгыннан алып ТР Югары суды суд составы җитәкчесенә кадәр бар. Дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасында эшчәнлекнең төрле өлкәсендә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган, Хезмәт ветераны һ.б. мактаулы исемнәргә лаек дип табылып хөрмәтләнде. “Татарстан Республикасының атказанган уйлап табучысы” исеме исә ТР Сәләмәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсендә фәнни-эзләнү бүлегенең баш фәнни хезмәткәре булып эшләүче Илгизәр Вәлиевкә бирелде.

Бүләкләнүчеләрнең кайберләре сүз алып, үзләренең хезмәтләрен югары бәяләгән ил һәм республика җитәкчеләренә рәхмәтләр әйтте, дәүләт бүләкләренә ия булучыларны тәбрикләде.

Бу юлы барлыгы 58 кеше дәүләт бүләге алды.

Фотосурәт gossov.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot