news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы уза

Федераль һәм республика дәүләт бүләкләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырачак.

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә федераль һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы уза.

Дәүләт бүләкләрен көннең беренче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырачак. Бу хакта ТР Хөкүмәтенең рәсми интернет-порталында хәбәр ителә.

Бераз соңрак, шулай ук Кремль территориясендә, ТР Президенты Татарстанда үз эшчәнлеген тәмамлаган Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Турхан Дильмач белән очраша.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot