news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы башланды

Тантана Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уза

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Арсений Маврин, Миләүшә Низаметдинова). Хәзерге минутларда Казан Кремленың Туп сарае залында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы үткәрелә. Тантана Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә уза.

Бу юлы бүләкләнүчеләр исемлегенә 56 кеше кертелгән. Бүләкләр арасында - орденнар һәм медальләр, төрле тармак буенча мактаулы исемнәр, Мактау грамоталары һәм Россия Президенты Рәхмәт сүзе.

news_right_1
news_right_2
news_bot