news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан кремлендә Дәүләт бүләкләре тапшырылды

Казан кремлендә Дәүләт бүләкләре тапшырылды

(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Аяз Хәсәнов). Бүген Казан кремлендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин галимнәр, сәнәгатьче һәм мәдәният эшлеклеләренә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан парламенты башлыгы икътисад һәм сәясәт елына йомгак ясап, аерым алганда, Россиядә дәвам итүче реформалар, тормышны катлауландырып, тагын суд, административ, җир, пенсия, ташламаларны акчага әйләндерү, торак-коммуналь комплекс реформалары һәм башкалар өстәлүен билгеләп үтте. Фәрит Мөхәммәтшин иң мөһим мәсьәләләрнең берсе итеп, халыкның хезмәт хакын, керемнәрен арттыруны атады. Кем тырышып эшли, шул яхшы хезмәт хакы алырга тиеш, - диде Дәүләт Советы Рәисе. Ул барлык җыелучыларга республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм яңа елда хезмәтләрендә уңышлар, бәхет һәм муллык теләде.

ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Флүрә Зыятдинова "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" I дәрәҗәдәге орден медале белән бүләкләнде, "ИТАР-ТАСС" агентлыгының үз фотохәбәрчесе Михаил Медведевка "Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре" исеменә документлар бирелде, Гөлсинә Токарева "РФның атказанган архитекторы" исеменә, Бөгелмә авиапредприятиесенең һава судносы командиры Ян Пфаненштиль Нестеров медаленә лаек булды. Дәүләт бүләкләренә лаек булучылар арасында педагоглар, табиб, икътисадчы һәм җәмәгатьчелекнең башка танылган вәкилләре бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100