news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә дәүләт бүләкләре тапшырачаклар

Федераль һәм республика дәүләт бүләкләрен Татарстан Президенты тапшырачак.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Бүген Казан Кремлендә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырачаклар. Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителгәнчә, бүләкләү тантанасын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә.

Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан предприятиеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, хокук саклау органнарында эшләүчеләр, тренерлар, медицина хезмәткәрләре, артистлар, район җитәкчеләре, укытучылар һәм галимнәр бар.

Россия Фәннәр академиясе академигы, Е.К.Завойский исемендәге Казан физика-техника институтының фәнни җитәкчесе Кев Салиховка III дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены тапшырылачак. «Татарстан гүзәле» иҗтимагый оешмасы президенты Изольда Сахаровага Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем биреләчәк.

Барлыгы 46 орден, медаль, Рәхмәт хатлары, шулай ук төрле тармакларда атказанган хезмәткәр исемен бирү турында билгеләр һәм таныклыклар тапшырылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot