Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан Кремлендә “Bulgarica” Атласы презентацияләнде
Утырышта шулай ук “Борынгы Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәрендә тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу буенча эшләрне фәннилек белән тәэмин итү турындагы” доклад яңгырады
(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казан Кремлендә Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев рәислегендә ТР тарихы һәм мәдәнияте һәйкәлләрен торгызу буенча “Яңарыш” Республика Фонды һәм Попечительлек Советы утырышы узды. Аның эшендә Попечительлек Советы әгъзалары – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты. Көн үзәгенә ике мәсьәлә – “Борынгы Болгар һәм Свияжски утрау-шәһәрендә тарихи һәм мәдәни мирас һәйкәлләрен торгызу буенча эшләрне фәннилек белән тәэмин итү турындагы” һәм “Bulgarica” Атласын презентацияләү. Болгар цивилизациясе вакыты һәм киңлеге” турындагы докладларны тыңлау чыгарылды.
Беренче мәсьәлә буенча Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры, “Яңарыш” Республика фондының эксперт советы рәисе Илшат Гафуров хисап тотты. Ул билгеләп узганча, фонд барлыкка килгәч, аның эшенә КФУ да кушылган, аерым алганда, Тарих институты Татарстанның академик институтлары, ТР һәм РФ белем бирү үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. “КФУның бурычы – Болгар һәм Свияжскидагы объектларны реставрацияләү, консервацияләү һәм музейлаштыру буенча эшләрнең фәнни нигезен булдыру. Без программаны фәннилек белән тәэмин итүдә уртак эшне координацияләүне кайгыртабыз”, - ди Илшат Гафуров. Аның әйтүенчә, ел саен казу эшләренә волонтерлар һәм студентлардан 800-900 кеше җәлеп ителә. Университетның 100 дән артык галиме археологик тикшеренүләрдә катнаша. Илшат Гафуров чыгышында гравиразведка, электроразведка, археомагнит тикшеренүләр нәтиҗәләрен җиткерде.
Аның докладташы ТР Фәннәр Академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Милли археологик тикшеренүләр үзәге мөдире Айрат Ситдыйков булды. Ул казу эшләре барышында туфракның җентекләп эшкәртелгәнен билгеләп узды. Быел барлыгы бу эшкә 600 кеше үз өлешен керткән. Ул хәбәр иткәнчә, күптән түгел Болгарда балчыктан эшләнмәләр ясау буенча тагын бер район ачыкланган.
“Bulgarica” Атласын Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының баш фәнни хезмәткәре, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин презентацияләде. “Bulgarica” Атласы – Болгар цивилизациясе тарихының комплекслы фәнни картографик сурәтләнеше. Китапта тәүге тапкыр Бөек Болгар иле таркалгач, болгарларның Азов буена миграциясе тарихы бик җентекләп бирелгән, аларның күченүе Балканда һәм Идел буе Болгарында Болгар ханлыгы барлыкка килүенә этәргеч ясаган. Болгар халкының тирә-як милләт халкы (төрекләр, фин-уйгурлар, славяннар) белән багланышларына, Идел буе Болгарының матди һәм рухи мәдәниятен сыйфатлауга игътибар бирелгән. Фаяз Хуҗин ассызыклаганча, бу халыкара киңкүләм проект. Китап өстендә эшләүдә Росия Федерациясе, Болгария, Украина, Казакъстан, Венгриянең әйдәп баручы үзәкләреннән тикшеренүчеләр катнашкан. Китап Болгар цивилизациясенең киңкүләм тарихын чагылдыручы 100 дән артык тарихи карта, план һәм схемаларны үз эченә ала. Рәсемнәр сыйфатында әйдәп баручы белгечләрнең тарихи реконструкция сурәтләре, Үзәк Азия, Кырым, Кавказ, Балкан һәм Идел буе һәйкәлләрен казу эшләреннән фотосурәтләр кулланылган.
Утырыш барышында шулай ук Минтимер Шәймиев тарафыннан билгеләп үтелгәнчә, РФ Мәдәният министры Владимир Мединский Болгарда һәм Свияжскида эш сәфәре вакытында илнең археологларын җыеп форум оештырырга тәкъдим иткән. Шул рәвешле, киләсе елның маенда Казанда барлык археологлар һәм РФ төбәкләренең мәдәният министрларын җыеп форум үткәреләчәк.
Финанс мәсьәләләре буенча Татьяна Ларионова чыгыш ясады һәм декабрьгә кадәр һәр объектта башкарылган эш буенча хисап тотарга кушты. Минтимер Шәймиев бу уңайдан: “Тиененә кадәр тәртип булырга тиеш. Башкарылган киңкүләм эшләр фонында елны матур итеп тәмамларга кирәк”, - дип ассызыклады. Ул шулай ук мәгълүмат дулкыны киңлеген күбрәк кулланырга, башкарылучы эшләрне телевидение аша киңрәк яктыртырга кирәк, дигән теләктә калды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз