news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә Болгар һәм Зөягә багышланган күргәзмә ачыла

Экспозициядә уникаль археологик табылдыклар, шулай ук сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә

  (Казан, 9 февраль, «Татар-информ»). 13 февральдә “Казан Кремле” музей-тыюлыгындагы “Манеж” күргәзмә залында “Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге: үткәне һәм хәзергесе” дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

Күргәзмәдә XIV гасыр әйберләре, 2010-2012 елларда Болгар шәһәре территориясендә табылган алка, беләзек, йөзек, асма бизәк, эләктергеч һ.б. төр ядкарьләр тәкъдим ителгән. Коллекция дистә елларча тормышы һәм иҗади эшчәнлеге Зөя (Свияжск) белән бәйле рәссамнарның эшләре белән тулыландырылган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot