news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремлендә бүген 30 мең тамашачы көтелә

Казан КремлендәТаt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивале бара.

(Казан, 30 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан Кремлендә уза торган Таt cult fest яңа татар мәдәнияте фестивалендә көн дәвамында 30 мең кеше булыр дип көтелә. Фестивальне оештыручыларның берсе продюсер Ильяс Гафаров шул кадәр тамашачы көтелгәнен әйтте.

«Үткән елның шушы сәгатьләрендә булганга караганда быел халыкның күбрәк булганлыгы күренә. Сәхнәләр янында халык артканнан арта. Кич тагын да артачак», — ди Ильяс.

Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәдә бара. Болар — Зур, Кече һәм Электрон сәхнәләр. Быел өстәмә рәвештә хореография сәхнәсе барлыкка килгән. Балалар мәйданчыгы да бар. Халык һөнәрчелеге товарларын сату да оештырылган.

Ильяс Гафаров быел нигездә Татарстан музыкантлары катнашуын әйтә. Әлмәт, Чаллы шәһәрләреннән кызыклы музыкантлар барлыкка килгән. Уфадан музыкантлар бар.

Фестиваль программасы буенча соңгы чыгыш 22.00 сәгатькә билгеләнгән. Ильяс Гафаров фестивальнең вакыты чикләнмәгән булуын ассызыклады.

news_right_1
news_right_2
news_bot