Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казан кремленә килүчеләр “Австралия Кыш бабае ничек Казанга килеп җиткән”леген беләчәк
Казанлыларны һәм Татарстан башкаласы кунакларын Яңа ел тамашасында катнашу өчен алдан язылырга тиеш була
(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Яңа ел бәйрәмнәрендә Казан Кремленең Артиллерия ишегалды музее “Австралия Кыш бабае ничек Казанга килеп җиткән”леге турындагы Яңа ел тамашасы күрсәтәчәк. Шәһәрлеләр һәм башкала кунаклары 9 гыйнварда әкияти спектакльне карый һәм бәйрәмдә катнаша алачаклар. Тамаша 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр уза, катнашу өчен алдан (843) 567-81-60, 567-81-61, +7919-691-17-34 телефон номерлары буенча язылу сорала, дип хәбәр итә “Казан-Кремле” музей-тыюлыгы матбугат хезмәте.
Музейга килүчеләр шулай ук элеккеге чыршы уенчыклары, открыткалар белән бизәлгән “Иске Яңа ел” күргәзмәсен дә күрә алачаклар, истәлеккә сувенирлар алу, фотосессиядә төшү һәм Кыш бабай һәм Кар кызы белән күрешү мөмкинлеге дә булачак.
Яңа ел тамашасы ничек Кыш бабайның , балаларны котлау өчен, эссе Австралиядән кышкы Казанга килеп җитүен сөйләячәк, диелә Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз