news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремленә 2016 елда өч миллионга якын кеше экскурсиягә килгән

Казан Кремлендә узган ел 2,8 миллион кеше булган, бу күрсәткеч үткән елдагыдан 37 процентка арткан.

Казан Кремленә 2016 елда өч миллионга якын кеше экскурсиягә килгән
Рамиль Гали

(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Узган 2016 елда Казан Кремленә 2,8 миллион кеше экскурсиягә кергән. Бу хакта бүген Казан шәһәре хакимиятендә үткән “эшлекле дүшәмбе”дә башкаланың Туризмны үстерүгә ярдәм итү комитеты җитәкчесе Дарья Санникова хәбәр итте.

“Казан Кремлендә 2016 елда 2,8 миллион кеше булган, бу күрсәткеч үткән елдагыдан 37 процентка арткан. Шәһәрдә “Казан” Гаилә үзәге дә туристларда зур кызыксыну уята – аның өске катына шәһәр манзарасын карарга 110 мең кеше менгән. Казан Кремле яр буендагы Яңа ел мәйданчыгы бәйрәм чорында гына да 300 мең кешене кабул иткән. 2017 елда без туристларны сезон вакытында гына түгел, ә ел әйләнәсендә җәлеп итәргә планлаштырабыз”, – дип белдерде Дарья Санникова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100