news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле: Юлларның түләүле участокларыннан йөрү бәясе турында сөйләргә иртәрәк

Казан Кремле: Юлларның түләүле участокларыннан йөрү бәясе турында сөйләргә иртәрәк
Фото: © "Татар-информ"

«Алексеевск – Әлмәт», «Вознесение тракты» юлларының түләүле участокларыннан йөрү бәясе турында сөйләргә иртәрәк әле. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Элегрәк берничә массакүләм мәгълүмат чарасында Татарстан юлларының түләүле участокларыннан йөрүнең төгәл бәясе күрсәтелгән мәгълүмат чыкты.

«Закон нигезендә, карар проектлары тирән экспертиза уза. Алар юридик көчкә ия түгел, алар әле анализланачак. Шуңа күрә «проект» дип аталалар да. Экспертиза нәтиҗәләре буенча документлар карау өчен Татарстан Республикасы Рәисенә тапшырыла. Ул карар кабул итә. Бүгенге көнгә Рөстәм Нургалиевичка (Миңнехановка) бер генә документ та килмәде, бу сорау республика Рәисе дәрәҗәсендә каралмады. Димәк, әлеге участокларда йөрү бәясе турында сөйләргә иртәрәк», – дип хәбәр итте Галимова.

news_right_1
news_right_2
news_bot