Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремле янында йөрәк формасында триколор ясаганнар
Бу рәсемне экологик чиста буяу белән буяганнар.
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Гашыйклар көнендә Казан Кремле урнашкан калкулык битендә карда йөрәк формасында триколор ясап куйдылар.
«Бу үзеңнең сөйгәнеңә мәхәббәт белдерү өчен генә түгел. Без, патриотик оешма буларак, үз Ватаныбызга, илебезгә мәхәббәт белдерергә һәм йөрәк формасында триколор ясарга булдык», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев.
Һава шартлары бозылган очракта, әйләнә-тирә мохиткә зыян килмәсен өчен рәсемне экологик чиста буяу белән буяганнар.
Динар Бариев сүзләренчә, триколор килешеп куелган, оешма алдан гариза биргән һәм аны хуплаганнар. Карда йөрәк формасындагы триколорның күпме ятачагы һава шартларыннан тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз