Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремле янында бер ир-ат мылтыктан һавага атып йөргән
Видео март башында 1000 еллык мәйданында төшерелгән.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бер ир-атның Казан Кремле янында атыш оештыруын видеога төшереп алганнар. Шул хактагы видеоязманы социаль челтәрләргә урнаштырганнар.
Роликның март башында ук төшерелүе ачыкланган. Кадрлардан күренгәнчә, мылтык тоткан ир-ат Казан Кремле янында – 1000 еллык мәйданында туктаган машина янында басып тора һәм һавага ата, арткы планда хатын-кыз көлгән тавыш ишетелә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, әлеге ир-атның шәхесе ачыкланган.
«Полицейскийлар тикшерү үткәрде. Ир-атның ядрәсез патроннар белән атуы ачыкланды. Өстәвенә, аның мылтыгы да утлы корал булмаган», - дип искәрттеләр идарәнең матбугат хезмәтендә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсеннән хәбәр итүләренчә, тикшерү нәтиҗәләре нигезендә җинаять эше кузгатмау турында карар чыгарылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз