news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казан Кремле янында 8 Март уңаеннан гадәти булмаган флешмоб узды
Чарада йөзгә якын егет һәм кыз катнашты. Алар сигезле саны һәм «март» сүзе фигураларын төрле төсләр гаммасында төзеде.
Скопировать ссылку
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). Казан Кремле янында 8 Март уңаеннан гадәти булмаган флешмоб үткәрелде. GlobalMedia командасы Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан гүзәл затлар өчен видеокотлау төшерде.
Чарада йөзгә якын егет һәм кыз катнашты. Алар сигезле саны һәм «март» сүзе фигураларын төрле төсләр гаммасында төзеде. Хәзерге вакытта әлеге ролик меңләгән лайк һәм репост җыярга өлгерде инде.
Гүзәл затлар социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә видео астында рәхмәт сүзләре һәм ихластан соклану сүзләре язып калдырды. Менә аларның кайберләре: «Афәрин! Зур рәхмәт сезгә! Бик ошады!», «Яшьләр, булдырасыз! Бик яхшы идея һәм искиткеч дәрәҗәдә гамәлгә ашырылган!»
Роликны социаль челтәрләрдәге үз сәхифәләрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та урнаштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot