news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле вәкиле Борһанов сүзләре турындагы мәгълүмат ялган булуын әйтте

Татарстан мәгариф һәм фән министрына мәгълүмати һөҗүм өчен, матбугат чараларына акча тәкъдим иткәннәр, дип саныйлар Казан Кремлендә.

(Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның сыйныф җитәкчеләренең заманча мәгарифтәге роле турындагы сүзләрен дөрес аңламадылар. Ә фейк массакүләм мәгълүмат чаралары, ата-аналарда канәгатьсезлек тудыру өчен, бәхәсне күпертте. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова журналистларга шулай дип әйтте.

Лилия Галимова искә төшергәнчә, алдан Борһанов сүзләре контекстан алынган һәм дөрес җиткерелмәгән, ә укытучы турындагы сүз тел сайлауга кагылмый дип әйтте. Министр белем бирү процессында сыйныф җитәкчеләренең әһәмияте һәм өйрәнелә торган туган телне ирекле сайлауда роле турында аеруча басым ясап әйтте.

«Башта ук дөрес аңлатылмаган, матбугат чараларында күпләп таратылган сүзләр җәмгыятьнең фикерен чуалта. Бу алдан уйлап эшләнгән ялган мәгълүмат һөҗүме булуы бик ихтимал. Башта без Telegram-каналларга таратылуын, аннары бу теманы ялган материаллар эшләүдә үзара бәйле кайбер ялган матбугат чаралары күтәреп алуын күзәтәбез. Бездә кайбер матбугат чараларына бу теманы яктырткан өчен акча тәкъдим итүләре, әмма күпчелек редакцияләрнең баш тартуы мәгълүм», — диде Лилия Галимова.

Абруйлы республика экспертлары да алданган. Алар мәгълүматны тикшермичә, тел мәсьәләсе буенча республика позициясе белән бәйле булмаган фикерләрен әйткән.

«Без Дәүләт Думасы кабул иткән федераль законны хуплыйбыз, анда туган телне мәҗбүри өйрәнү, ә телне сайлау ирекле булуы турында белдерелә», — диде Галимова.

Алдан Интернетта Рафис Борһановның мәгариф чараларының берсендә яңгыраган сүзләре турында мәгълүмат чыкты. Министрның укытучыларның заманча мәгарифтәге роле турындагы сүзләре киң җәмәгатьчелек арасында шау-шу һәм кайбер ата-аналар арасында канәгатьсезлек тудырды. Аның сүзләрен тел мәсьәләсе белән бәйләделәр. Соңрак Борһанов үзе уйдырмаларны кире какты һәм үз сүзләренең мәгънәсен аңлатты.

"Сүземне кабатлап әйтә алам. Мин укытучыларга зур хөрмәт белән карыйм. Үз укытучыларым алдында тезләремне чүгәргә әзермен. Баланы тәрбияләүдә сыйныф җитәкчесе роле бәяләп бетергесез. Ул һәрвакытта да балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә кагылгысыз авторитет булды. Алар балага барлык нигезләрне дә нәкъ менә педагог салганын аңлый.

Бу очракта конференциядә сүз туган телне сайлау хокукы турында барды. Сыйныф җитәкчесе туган телне сайлау ирекле булуын тәэмин итүне күзәтеп торырга тиеш. Бу аның көченнән килә. Шуңа күрә, бу мәсьәләгә укытучылар бик җаваплы якын килер дип ышануымны әйттем. Сүзнең мәгънәсе нәкъ менә шул иде. Мөрәҗәгатьләргә килгәндә - мин аларны күрмәдем, алар минем адреска килмәде. Шуңа күрә, миңа калса, минем сүзләремне дөрес интерпретацияләмәделәр", - диде министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100