news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле Улицкаяны «кыерсытылган татарлар» тормышын килеп күрергә чакырды

Язучы Украинада чыга торган бер басмага Казан халкының кәефе турындагы уй-фикерләрен сөйләгән.

Казан Кремле Улицкаяны «кыерсытылган татарлар» тормышын килеп күрергә чакырды
архив

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Язучы Людмила Улицкаяга Татарстанда барган вакыйгалар турында мәгълүмат җитми, күрәсең. Шулай булмаса, ул республикада «өлгереп» килә торган тискәре күренешләр хакында сөйләмәс иде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Биредә шундый киңәш кенә бирергә мөмкин. Республикада барган вакыйгаларга үз карашлары булган кешеләрне Татарстанга чакырырга һәм вазгыятькә объектив анализ бирсеннәр өчен, безнең ничек яшәвебезне күрсәтергә кирәк», - диде Лилия Галимова.

«Әгәр мондый кызыксыну бар икән, алар Татарстанга, аерым алганда, Казанга килеп барысын да үз күзләре белән күрә ала», - дип өстәде ул.

Моңа кадәр Людмила Улицкая Украинада чыга торган бер басмага биргән интервьюсында Татарстанда тискәре кәеф өлгереп килә дип белдергән иде. «Бүген күпләр бәйсез булырга тели. Минем уйлавымча, киләсе юлы Казан тетрәнү кичерер, татарлар үзләрен кыерсытылган дип хис итә, моны көтәргә мөмкин», - дигән язучы.

news_right_1
news_right_2
news_bot