news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле туристларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр топ-өчлегенә кергән

Туристлар Казан Кремленнән ешрак бары тик Мәскәүдә Кызыл мәйданда һәм Санкт-Петербургның тарихи өлешендә булалар.

Казан Кремле туристларның ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр топ-өчлегенә кергән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Казан Кремле тарихи-архитектура комплексы туристлар арасында ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популярлыгы буенча өченче булып тора. Рейтингны ТурСтат аналитик агентлыгы төзегән.

Агентлык мәгълүматлары буенча, туристлар барыннан да ешрак Мәскәү Кремлендә һәм Кызыл мәйданда булалар.

Рейтингның икенче баскычында Санкт-Петербургның тарихи өлеше һәм аның һәйкәлләре тора.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объектлары популяр бишлегенә Суздаль һәм Владимир, шулай ук Троице-Сергиева Лавр архитектура ансамбле кергән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot