Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремле: Татарстанның Казахстандагы барлык проектлары да эшләвен дәвам итә
Татарстан белән Казахстанның уртак проектлары эшләвен һәм тормышка ашырылуын дәвам итә, ә Казахстан үзе Татарстанның мөһим икътисади партнерларының берсе булып кала бирә.
(Казан, 19 гыйнвар, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан һәм Казахстанның уртак проектлары эшләүдән туктамый.
Татарстан белән Казахстанның уртак проектлары эшләвен һәм тормышка ашырылуын дәвам итә, ә Казахстан үзе Татарстанның мөһим икътисади партнерларының берсе булып кала бирә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова брифингта сөйләде.
Татарстанның Казахстандагы коллегалары белән хезмәттәшлек итүче зур компанияләре әлеге илдәге тотрыксызлыкка карамастан, үз эшләре турында мәгълүматны вакытында җиткереп торды, дип искәртте ул.
«Безнең Казахстандагы барлык проектларыбыз да дәвам итә, ул безнең төп партнер. Әлеге партнерлык күп еллар дәвамында төзелде, без эшләүне дәвам итәбез, һәм хәзер әлеге эшкә бернинди куркыныч та янамый. Казахстан Хөкүмәте һәм Татарстан бизнесы белән хезмәттәшлек итүче компанияләр белән элемтәдә торабыз», — диде Лилия Галимова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз