news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле Татарстанның иң кыйммәтле туристик объекты булып тора

Республика башкаласының иң истәлекле урынын карап тоту өчен 2018 елга Татарстан бюджетыннан 238 миллион сум акча бүленгән.

(Казан, 26 сентябрь, "Татар-информ", Диана Авакян). 2018 елда Казан Кремлен карап тоту өчен Татарстан бюджетыннан 238 миллион сум акча бүленгән, дип хәбәр итә “Коммерсант”.

Шулай итеп, Казан Кремле республиканың иң кыйммәтле туристик объектына әйләнгән.

Икенче урында – “Әкият” курчак театры. Киләсе елда аңа 58,2 миллион сум акча бүленәчәк. Аннан соң 35,76 миллион сум белән Казан циркы тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot