news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан Кремле Татарстан сайлаучыларына актив тавыш биргән өчен рәхмәтен белдерде

Конституциягә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирергә килүчеләр саны 80 проценттан арткан.

Казан Кремле Татарстан сайлаучыларына актив тавыш биргән өчен рәхмәтен белдерде

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстанда Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирү яхшы оештырылган, сайлаучылар актив катнашкан. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Барысы да шактый оешкан төстә узды. Татарстан Республикасы халкына актив катнашкан өчен, шулай ук бу процессны оештыруда катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренә караганда, ил беренче тапкыр, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау өчен Роспотребнадзорның шактый кырыс таләпләрен исәпкә алып, бер атнага сузылган тавыш бирү процедурасын оештыру зарурлыгына юлыккан.

«Эш әйбәт оештырылды», — дип йомгаклады республика Президентының матбугат хезмәте башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot