news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Татарстан мәктәпләре дистанцион укуга күчерелмәячәк

Белем бирү процессын һич кенә дә туктатырга ярамый, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 3 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Мәктәпләр дистанцион белем алуга күчмәячәк. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, уку процессын туктатырга ярамый, әмма белем бирү учреждениеләре коронавируска каршы барлык чараларны да (иртәнге фильтрлар, бүлмәләрне даими рәвештә эшкәртү һ.б.) үтәргә тиеш. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашындагы брифингта шулай дип белдерде.

«Белем бирү процессын һич кенә дә туктатырга ярамый. Мәктәптә иминлекне тәэмин итү өчен Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) тиешле чараларның үтәлешен игътибар белән күзәтергә тиеш. Татарстан Президенты баланың мәктәптә булуы сәүдә үзәкләре буйлап яки урамда йөрү белән чагыштырганда куркынычсызрак дип саный», — дип искәртте спикер.

Ул билгеләп үткәнчә, иртәнге фильтрлар коронавирусның моңа кадәр булган дулкыннары вакытында үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте. Бүгенге көндә тулы бер сыйныфларның дистанцион белем алуга озатылуына бәйле очраклар да бар, әмма Татарстанда мәктәпләрне тулысынча мондый режимга күчерү күздә тотылмый.

Галимова сүзләренчә, Татарстанга балалар өчен коронавируска каршы «Спутник-М» препаратын китерү дәвам итә, киләсе атнада вакцинаның яңа партиясе кайтыр дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100