Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан Кремле “ТАИФ” генераль директоры алышынуга аңлатма бирде
Компанияләр группасы башлыгы вазифасыннан китү – Альберт Шиһабетдиновның шәхси теләге, диде Лилия Галимова.
(Казан, 27 июнь, “Татар-информ”, Динара Прокопьева). “ТАИФ” компанияләр группасының элекке генераль директоры Альберт Шиһабетдинов әлеге вазифадан китү карарын үзе кабул иткән. Хөкүмәт Йортында узган брифингта холдингының җитәкчесе алышынуга Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова аңлатма бирде.
“Вазифадан китү Альберт Кашафовичның шәхси карары”, - диде ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “ТАИФ” акционерлар җыелышында катнашты. Анда яңа генераль директор сайланды.
“Миңнеханов Альберт Кашафовичның бик зур тәҗрибәсен билгеләп үтте. Ә иң мөһиме ул “ТАИФ”тан китми. Бу компаниянең стратегиясен эшләү буенча актив эш алып барырга ярдәм итәчәк, чөнки ул компанияне тарихи яктан бик яхшы белә”, - диде Галимова.
Алдарак билгеле булганча, Руслан Шиһабетдинов әтисе урынына “ТАИФ”ны генераль директоры вазифасына сайланды. Рөстәм Миңнеханов аңа “әтисенең позицияләренә таянып эш итүен, принципиаль һәм бик җаваплы булуын” теләде”, - диде Казан Кремле вәкиле.
- Альберт Шиһабетдинов 1990нчы еллар уртасында “ТАИФ” оешканнан бирле аның генераль директоры булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз