news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле: Самолеттан төшкәч тә Путин беренче эш итеп Шәймиевнең хәлен сорады

Казанга килгәч, Россия Президенты Татарстан Президентыннан республика Дәүләт Киңәшчесе катнашында өч яклы эшлекле очрашу оештыруны сорады.

Казан Кремле: Самолеттан төшкәч тә Путин беренче эш итеп Шәймиевнең хәлен сорады
архив

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанга килү белән, Россия Президенты Владимир Путинның беренче соравы Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хәлләре белән кызыксынуга кагылышлы иде. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Журналистларга ниндидер нечкәлекләр һәрчак кызыклы.  Казанга килгәч, беренче эш итеп, Владимир Владимирович [Путин] Рөстәм Миңнехановтан Минтимер Шәриповичның эшләре белән кызыксынды», - диде Лилия Галимова.

Шул ук вакытта Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов аларның Татарстан Дәүләт Киңәшчесе белән уртак очрашуы булачагы килешенде.

Дәүләт Советының киңәйтелгән җыелышы тәмамланганнан соң эшлекле очрашу кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән 2018 ел нәтиҗәләре турында фикер алышты.

«Аннары аларга Минтимер Шәрип улы кушылды һәм ике яклы очрашу өчьяклы булды. Без Россия субъектларында мондый тәҗрибәне куллануларын хәтерләмибез», - дип йомгаклады Галимова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100